Әгерҗегә КПРФ партиясеннән РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктор ПЕШКОВ эшлекле сәфәр кылды.
Сәфәр барышында Виктор Петрович “Әгерҗе хәбәрләре“ редакциясе журналистлары белән дә очрашты һәм районда күргәннәре хакында фикерләре белән уртаклашты.
– Беренчедән, мине район басуларының чәчелгән, эшкәртелгән булуы бик тә сөендерде. Басуларда эш кайный: печән чабалар, рулонлыйлар. Авыл яши икән, димәк, ил табыны да буш булмас, – дип башлады ул әңгәмәне.
Үзенең дә җирдә эшләргә яратуы хакында әйтеп үтте.
– Бакчабызга баргач, мин җир кешесенә әвереләм. Шәһәр ыгы-зыгысын онытып, рәхәтләнеп эшлим, – диде Виктор Петрович.
Депутат Красный борда “Алмалы“ лагеренда ял итүче балалар белән очрашудан алган матур тәэсирләрен дә җиткерде.
– Миңа балаларның бик тә актив булулары, аралашырга яратулары ошады. Нинди генә сораулар бирмәделәр алар: депутатның хезмәт хакыннан алып шәхси тормышыма кадәр кызыксындылар, – диде халык илчесе елмаеп.
Әгерҗе ит комбинатында булу да халык илчесендә уңай фикерләр калдырган.
– Ит комбинаты территориясенә килеп керүгә, андагы тәртип күзгә ташлана. Ә бу аның хуҗасының да тәртип, төгәллек яратуы, җитдилиге хакында сөйли. Бу мине бик тә сөендерә. Районда аягында ныклы басып торучы мондый предприятиеләр эшли икән, димәк, эш урыннары да бар, – дип ассызыклады.
Халык илчесенең сәфәре район хакимияте бинасында халыкны шәхси сораулары буенча кабул итү белән тәмамланды.
Дания АБЗАЛИЕВА.