Әти-әниләргә бакча өчен компенсация алу җиңеләя

2016 елның 1 июле, җомга

1 июльдән балалар бакчасына түләгән акчаның бер өлешен кайтару, өстәмә компенсация алу өчен кирәкле документларны интернет аша тапшырырга мөмкин булачак. 

 

Моның өчен Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталына  (uslugi.tatarstan.ru) керергә һәм “Шәхси кабинет“ аша  “Баланы карау“ хезмәтен сайларга кирәк. Аннан “Ата-ана түләвенә компенсациягә заявка бирү“ хезмәтен сайлап, гаризаның электрон формасын тутыру мөһим. 

Гаризаны карау нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат Шәхси кабинетыгызга килә. Димәк, 1 июльдән Матди ярдәм күрсәтү республика бүлекчәсенә шәхсән килеп йөрүнең кирәге калмый, чөнки бу эшне өйдән чыкмыйча гына интернет аша башкару мөмкинлеге барлыкка килә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International