Әгерҗедә үзара салым акчаларына ниләр эшләнәчәк?

2016 елның 5 июле, сишәмбе

Әгерҗе шәһәре Советының VII утырышында Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров  үзара салым акчаларының быел узган ел белән чагыштырганда активрак җыелуын билгеләп үтте.

–       2016 елның 28 февралендә районда һәм Әгерҗедә үзара салым җыюга кагылышты референдум булып үтте. Шул вакыттан соң шәһәрдәшләребездән 900 мең сумга якын акча җыелды. Шуның 802 сумына инде быел ук Хөкүмәт ярдәме дә өстәләчәк. Әлеге акчаларның 100 мең сумы шәһәрне яшелләндерүгә, 200 меңе – картайган агачларны кисүгә, 200 меңе – урамнарны яктыртуга, 200 меңе – зиратларны тәртипкә китерүгә, 200 меңе – юлларны төзекләндерүгә, 100 мең сумы  халык күпләп ял итә торган урыннарны тәртиптә тотуга тотылачак, – диде Илназ Сәфәров. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International