Сезне чын йөрәктән Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм! Рамазан – бар игътибар һәм мәшәкать җаныбызны камилләштерүгә һәм иманыбызны ныгытуга юнәлтелгән, якыннарыбызга һәм мохтаҗларга ярдәм итү теләге аеруча чиста булган вакыт. Бу бәйрәм сезгә сәламәтлек бирсен, йөзләрегезгә нур, җаннарыгызга тынычлык, иминлек китерсен.
Әлеге мәңгелек һәм какшамас кыйммәтләр рухи яктан чистарынырга һәм яңарырга, кылган эшләребез турында уйлап киләчәккә өмет белән карарга, үзара уңай мөнәсәбәттә булырга ярдәм итә.
Ураза бәйрәме барлык мөселманнарга да җан тынычлыгы, шатлык һәм игелек бүләк итсен. Барыбызга да бәхетле, шатлыклы, тыныч мул тормышта яшәргә язсын ходай. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм мул тормыш телим!