ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, Әгерҗедә июнь аенда 38 бала туган: 20 малай, 18 кыз. Бер гаиләдә җиденче бала туган, тагын берсендә – дүртенче.
42 райондашыбыз вафат булган: 21 хатын-кыз, 21 ир-ат. 9 яшь пар гаилә корган, шуның кадәр үк пар аерылышкан. Иң яшь кәләшкә – 17, кияү егетенә 18 яшь. Иң өлкән кәләш – 54, кияү 57 яшьтә.
Әти-әниләре сабыйларына Радмир, Эмир, Эльдар, Шамиль, Камиль, Муса, Ян, Есин, Данияр, Агата, Виктория, Нона, Марьям, Милослава, Ариана, Севара, Изабелла, Сабина исемнәре кушкан.
Ә 6 ай нәтиҗәләренә килгәндә, 204 бала туган (98 малай, 106 кыз), 266 кеше вафат булган (133 хатын-кыз, 133 ир-ат). Никахын теркәгән парлар саны – 46, аерылышучылар – 51. Ярты ел эчендә ике гаиләдә игезәк бала туган, 64 гаиләдә – беренче бала, 76сында – икенче, 43ендә – өченче, 21ендә – дүртенче һәм күбрәк сабый дөньяга килгән.