Хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләү дәвам итә.
7 июльгә 16898 тонна сенаж (планга карата – 61%), 6141 тонна печән (52%), 52 тонна витаминлы азык (57%) хәзерләнде. Әлегә бер шартлы баш терлеккә 13,9 центнер азык берәмлеге туры килә. Республикада әлеге күрсәткеч – 12,5 центнер. Ә “Наҗар“ ширкәте бу яклап лидер – анда һәр шартлы баш терлеккә 21,5 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән.