Райондашыбызның гомере суда өзелде

2016 елның 11 июле, дүшәмбе

Әгерҗедә яшәгән 55 яшьлек Вәгыйзь Газизов танышлары белән Тоба авылы янындагы күлгә балык каптырырга китә.

Иртән йокыдан уянуга иптәшләре күл буенда аның киемнәренә һәм телефонына гына тап булалар. Чаллыдан килгән коткару-эзләү отряды хезмәткәрләре икенче көнне генә ирнең үле гәүдәсен күлдән табалар.  Вәгыйзь әфәнде Әгерҗедә хөрмәтле мөгаллимнәрнең берсе иде. Авыр туфрагыгыз җиңел булсын.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International