10 июльдә Иж-Бәйкидә яшәүче Суфия әби Камалетдиновага 90 яшь тулды.
Юбилярны туган көне белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова һәм авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов та килгән иде. Алар юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Валерий Макаровның котлауларын һәм бүләген, авыл җирлеге исеменнән күчтәнәч тапшырдылар.
Ә туганнары 90 яшьлек юбилейга 90 роза чәчәге бүләк иткәннәр. Суфия әбине котларга күршеләре, якыннары да җыелган иде. Ул шушы яшендә дә ялгызы яши, газеталар укый, телевизор карый. Үзен шулай олылаулары өчен тирән рәхмәт сүзләре җиткерде юбиляр.