Әгерҗелеләр, сез дә барып күрегез Питрауны

2016 елның 11 июле, дүшәмбе

Теләче районы Петровск авылындагы Питрау бәйрәменең оешу тарихы дистә еллар белән исәпләнелә.

 

12 июль көнне Петровск авылында узачак керәшеннәрнең иң күркәм чарасы – Питрау бәйрәме уздырыла. Аны Сабан туе, дип тә, Питрау бәйрәме диеп кенә дә атыйлар. Ничек кенә аталмасын, дистә еллар дәвамында аның асылы үзгәрешсез кала бирә – таңга кадәр халык милли уеннар уздыра, җыр-бию, төрле ярышлар тынып тормый. Сабан туе дип аталуы да юктан гына түгел – бәйрәм уздырылган һәр елны милли көрәшне үткәрми калганнары юк. Элекке елларда республиканың иң көчле көрәшчеләре бүләк түгел – дан өчен бил алышкан төп көрәш мәйданы иде ул.
 

Быел 12 июльдә 17:00 сәгатьтә башланачак бәйрәмгә дә танылган көрәшчеләр килми калмаячак. Теләченең атаклы көрәшчеләрен сыртына салырлык көрәшче табылырмы, анысын вакыт, дөресрәге, Питрау мәйданы күрсәтер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International