Узган шимбәдә Әгерҗедән район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендәге 160 кешелек делегация Пермь крае Октябрь районы Енапаево авылы Сабан туен җыр-моңнары, татар, рус, удмурт, мари халыкларының дәртле биюләре белән бизәде. “Соңгы елларда мондый матур Сабантуй күргән юк иде әле. Рәхмәт әгерҗелеләргә!“ – диде Пермь крае губернаторы Виктор Басаргин.
БЕЗНЕ НИЧЕК КАРШЫ АЛДЫЛАР
Әнә, өч автобус Әгерҗедән Пермь якларына зур сәфәргә чыгарга җыена. Уен кораллары, сәхнә костюмнары, ашау-эчү, халык белән шыплап тулган алар. Хәтта тере балыкларга кадәр бар. Аларын Девәтернәдән Фәнис Арсланов тоткан.
– Сабантуй мәйданчыгының бер өлешен бик матур күл бизәп торачак. Бу балыкларны менә шул күлгә җибәрәчәкбез, – диде Фәнис.
Дүрт йөз чакрым юлны алты сәгать бардык. Табигате матур булса да, юлларының начарлыгы үзәккә үтте соң! Кая икән үзебезнең Татарстан юллары дип уфтанып куючылар да булды.
Менә, ниһаять, төнге сәгать бердә Енапаево авылына килеп төштек. Алтын куллы Әгерҗе егетләре төн йокламый мәйданчык әзерләү белән мәшгуль иде инде. Әнә, нинди зур капкаларны торгызып куйганнар. Анда “Сезне Әгерҗе җире сәламли“ дип бик матур плакат элгәннәр. Тукайның 130 еллыгына багышлап районыбызның танылган рәссамы Камил Мөхәммәтшин ясаган Тукай портреты, Су анасы һәм Малай, Шүрәле һәм Былтыр, Кәҗә белән Сарык мәйданчыкка үзгә ямь өстәп тора. Менә монда Әгерҗедән кул эшләре остасы Эльвира Вәлиеваның эшләнмәләре. Аңа Әгерҗе тарихына багышланган стендлар ялганып китә. Менә бу урында китапханә кызлары районыбыз язучыларының китапларыннан күргәзмә оештырганнар. Татар, рус, мари, удмурт өйләрендә кунакларны милли ризыклар белән каршы алырга әзерләнәләр.
Сәхнә осталары җыр-биюләрен кабатлыйлар, костюмнарын барлыйлар. Ир-егетләр, учак тергезеп, самавырлар кайнатырга куйдылар. Райпоның җәмәгать туклануы аш-су осталары да җиң сызганып эшкә керештеләр. Тирә-юньгә тәмле ризык исләре таралды.
Бу минутларда күршедәге мәйданчыкта – башкортлар, каршы якта Пермь үзешчәннәре дә Сабантуйга ныклы әзерлек эшләре алып баралар иде.
СӘХНӘДӘ УТ УЙНАТТЫЛАР
Әле төп Сабантуй башланырга ике сәгать вакыт бар, ә безнең мәйданчыкта инде бәйрәм гөрли. Артистларыбыз халыкны күңелле җырлары, дәртле биюләре белән шаккатырдылар. Марс Гатауллин, Ләйсән Тимуршина, Елена Скворцова, Алексей Казанкин, Марсилә Муллахмәтова, Наил Таҗиев, Илсур Сабирҗанов, Юрий Николаев, Фәнис Арслановның дәртле җырларын, “Көмеш телле гармун“ ансамбле егетләре, удмуртларның “Инвис“, мариларның “Кадрәк сем“, “Эр ужара“ коллективлары, районыбызның “Мирас“ ветераннар ансамбле чыгышларын бәйрәмне тамаша кылучылар көчле алкышларга күмде. Алена Самарцева һәм Илина Мостафина җитәкчелегендәге “Драже“, “We dance“ коллективлары биегәндә бик күпләр аларга кушылды. Безнекеләр, әнә шулай, иртәнге сәгатьләрдә үк халыкның кәефен күтәрде. Бик күңелле мизгелләр булды ул!
– Күрше Яңа Иринбаш авылыннан килдем. Үзебезнең авылда халыктан акча җыеп Сабантуй уздырдылар. Енапаевода зурлап уздырыла дигәч, күңел түзмәде, бәйрәмгә ашкынды. Ярый әле килгәнмен, шундый матур концерттан мәхрүм каласы булганмын икән! Артистларыгызның костюмнары гына да ни тора, күз явын алырлык матурлар, – диде Раилә апа Миннәхмәтова.
– Миңа Әгерҗе төбәге бик таныш, – дип сүзгә кушылды Илсөяр Габдебәрова. – Абыем Вазыйх Әгерҗедә яшәде. Ул кайткан саен Татарстанда бай, матур яшиләр дип мактана иде, шулайдыр. Ерак араларны якын итеп килгәнегез өчен рәхмәт, балакайлар!
Әнә шулай, безнең төбәкне белүчеләр Пермьдә дә шактый булып чыкты. Равил абый Шәфиев та “Мәскәүгә йөргән чакта поезд белән гел Әгерҗе аша уза идем, шәһәрегез бик матур“, дип мактап алды. Ә менә Пермь крае Барда районы газетасының баш мөхәррире Эльмарт Уразов Әгерҗедә яшәүче туганы Хәмдис ага Кучумовка сәлам әйтеп җибәрде.
Әңгәмә барышында бер апаның әйткән сүзе бигрәк күңелгә тиде.
– Үзебез татарча укыдык, гомер буе динебезгә, телебезгә хыянәт итмәдек. Ә менә хәзер мәктәпләрдә татар теле дәресләрен бетерүләренә йөрәгем әрни. Балаларыбыз, оныкларыбыз туган телне оныталар, – дип йөрәк әрнүен җиткерде ул.
Енапаево авылында 800 кеше яши икән. Урта мәктәпләре бар. Әмма эш юклыктан зарланучылар күп булды. “Һәркем үз көнен үзе күрергә тырыша инде. Яшьләр читкә китеп эшлиләр“, диде бер абзый.
ГУБЕРНАТОР ДА ЙОН ЭРЛӘДЕ
Пермь крае губернаторы Виктор Басаргинны һәм башка дәрәҗәле кунакларны Әгерҗе мәйданчыгында район башлыгы Валерий Макаров каршы алды. Милли ризыгыбыз чәкчәктән авыз иткәннән соң, алар түргә уздылар. Валерий Владимирович кунакларны Әгерҗе районы тарихы, тормыш-көнкүрешебез белән таныштырды. Губернатор районыбызда иҗат итүче язучыларның китапларын да кызыксынып карады. Аннан кабада йон эрләүче Тәбәрле музее җитәкчесе Фәнзилә Гомәрова янына килеп бу эшнең серләре белән кызыксынды, үзе дә йонны орчыкка бөтереп карады.
Татар, рус, мари, удмурт мәйданчыкларында безнекеләр кунакларны милли ризыкларыбыз белән таныштырдылар, артистлар дәртле чыгышларын бүләк иттеләр. Кунаклар әгерҗелеләргә тирән рәхмәтләрен җиткерде.
Ә төп сәхнәдә район башлыгы Валерий Макаров Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның Сабантуй котлавын укыды. Биредә дә артистларыбыз бер сәгатьлек концерт программасы тәкъдим иттеләр.
Әле бәйрәм бик озак дәвам итте. Безнең мәйданчыктан кичкә кадәр халык өзелмәде. Фәнис Арслановның балыклы күле һәм Фәнзилә Гомәрованың йон эрләү кабасы бик күпләрдә кызыксыну уятты. Ханымнар йон эрләп карасалар, балыклар янында фотосурәткә төшүчеләр күп булды...
Ххх
Район башлыгы Валерий Макаров Пермь өлкәсендә милли бәйрәмебезне уздыруга зур өлеш керткән Эльвира Нәбиева, Марс Гатауллин җитәкчелегендәге артистларга, биюче кызларга, мәйданчыкта матурлык тудырган осталарга, тәмле ризыклар белән сыйлаган райпоның җәмәгать туклануы предприятиесе хезмәткәрләренә тирән рәхмәтен җиткерде.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.