Сәхрәнең Ак әбиләре

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

Сәхрә  авылында 90 яшьлек юбилейларына килеп җиткән кордашлар Сәүдә ИСЛАМОВА һәм Роза ИСЛАМОВА гомер көзләрен балалары янында уздырулары белән бик бәхетле. Туганнар да әле алар. Икесе дә Исламов фамилияле егетләргә кияүгә чыкканнар. Әмма язмышлары гына төрле булган.

Сәүдә ИСЛАМОВА

Ире Бәгъзанур да, Сәүдә апа да Шаршады урманчылыгында эшлиләр. Бу авыр эштә авыл хатыннары ничек чыдады икән?!

–       Буем да кечкенә иде, әмма көч юк дип торыр чакмыни?! Авыр-авыр бүрәнәрне күтәрә идек. Пилорамда эшләгәндә агач материалларга килгән ир-атлар безнең ат урынына эшләгәнне күреп тел шартлата торганнар иде, – ди Сәүдә апа.

–       Минем әнкәй дә 90 яшен тутырган булыр иде. Ул гомер буе Сәүдә апа белән дус булды, бергә эшләделәр. Сәүдә апаны күргән саен әнкәй, аларның елардай чакта да тормыштан ямь табып, шаярып эшләгән чаклары искә төшә, – ди юбилярны котларга килгән Шаршады авыл җирлеге башлыгы Вәсил Баһаутдинов.

Әнә шулай, олуг бәйрәме көнендә бик озак эшләгән елларын искә төшереп утырды ул. Әмма уфтаныр чак түгел. Сәүдә апа – әле бүген дә йортта иң кирәкле кеше. Ишегалдын тутырып йөрүче кош-кортларны караучы ул. Бер тик тормый, “хәрәкәттә – бәрәкәт“ дип авыл урамын әйләнеп кайта, йорт эшләрендә булыша.

–       Сәламәтлеккә зарланмагач көн арты көн узганы да сизелми. Туксаныма җиткәнемә дә ышанмыйм, – ди ул.

Сәүдә апа 35 ел инде улы Галинур, килене Әлфирә белән бергә яши.  

–       Мин килен булып төшкәндә әнинең каенанасы да исән иде әле. Бер-беребезне аңлап гомер итәбез. Үземнең әнием дә Чилчәдә килен белән тора. Хәзер инде балалар да үз ояларын кордылар. Без өчәү генә яшибез, – ди Әлфирә апа.

Әмма йорттан кунаклар бер генә ялда да өзелеп тормый. Сәүдә апаның балалары Җәүдәт, Әлфинә гаиләләре белән, төпчек сеңлесе Фәния апа, җиде оныгы, унбер оныкчыгы һәрвакыт кайтып эшләрендә булышып китәләр.

–       Гомер көземдә бала хәсрәтләре күрергә язмасын, Ходай һуш-зиһеннән аермасын, – дип тели Сәүдә апа.

Роза ИСЛАМОВА

Өй каршында үсүче чыршы агачы Роза апаның күпме моң-зарын тыңлады икән лә, аның ачы күз яшьләренең шаһите булды икән?! Дүрт баласын җир куенына салган ана бу ачы хәсрәтләргә ничек түзгәндер?!

–       Төпчегем Радик армиягә киткәндә утыртты бу агачны. “Әнкәй, мине сагынганда шушы агачка карарсың“, дигән иде. Солдат хезмәтен үтәп кайтты балам, әмма гомере кыска булды, бик яшьли арабыздан китеп барды, – ди Роза апа.

Ике яшьтән ятимлек ачысын күреп үскән кызны гомер буе кайгы-хәсрәт уты сагалап торган шул. Әле ярый, Ижауда яшәгән кызы Миңниса белән кияве Радик хәленә керәләр, җәмәгате вафатыннан соң күченеп аның янына кайталар.

–       Уналты ел әби белән яшибез. Хәзер авыл тормышына ияләнеп беттек. Мал-туар да асрыйбыз, бал кортлары да тотабыз, – ди Радик абый.

Роза апаны да, кем әйтмешли, өрмәгән җиргә утыртмыйлар. Бик кадер-хөрмәттә  яшәтәләр.

–       Һәр кич йокларга яткач күңелем белән авылдагы һәр өйгә кереп мәрхүмнәрне барлап чыгам. Ходай балаларымның гомерен миңа биргәндер инде. Урыннары оҗмахта булсын балакайларымның дип аларны догамнан калдырмыйм. Ә кызым белән киявемә сәламәтлек, тигез тормыш телим. Картлык көнемдә тәрбиядә яшәткәннәре өчен бик рәхмәтле мин аларга, – ди Роза апа.

Әнә шулай, авылның иң өлкән әбиләре Сәүдә һәм Роза Исламовалар бәйрәмнәре көнендә гомер юлларын тагын бер кат күз алдыннан уздырдылар. Төрлесе булган анда, әмма алда авыр кайгылар булмасын иде. Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов та, авыл башлыгы Вәсил Баһаутдинов та аларга шундый изге теләкләрен җиткерделәр.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International