Әгерҗе районы башлыгы “Экояз-2016“ бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

Матур традиция буенча,  быел да ТРның экология һәм табигать байлыкларын саклау министрлыгы санитар икеайлык кысаларында территорияләрне чистартуга тәгаенләнгән “Экояз – 2016“ бәйгесе игълан иткән иде. Район башлыгы Валерий Макаров узган атнада әлеге бәйге җиңүчеләрен бүләкләде.   

“Экогаилә“ номинациясе  җиңүчеләре – Әгерҗедән Надежда-Александр Поносовлар. Аларга министрлыкның Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләге тапшырылды. “Экопредприятие“ номинациясендә Альбина Фәйзуллина җитәкчелегендәге казначылык департаменты территориаль бүлекчәсе җиңүче дип табылган. Альфред Бадахшин җитәкчелегендәге финанс-бюджет палатасы шушы ук номинациядә район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Кичкетаң мәктәбе коллективы “Экомәктәп“ номинациясе буенча министрлыкның Мактау грамотасын һәм кыйммәтле бүләген алды. 

–       Бәйгедә җиңүчеләрне ихлас котлыйбыз. Моның белән бергә, санитар икеайлык кысаларында өмәләрдә актив катнашучыларга да олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Әлеге бәйге юкка гына “Күңелебез чиста булса, тирә-якта да чиста булыр“ дигән шигарь астында узмый. Тирә-ягыбызның чисталыгын санитар икеайлык вакытында гына түгел, һәрдаим кайгыртып торырга кирәк. Бу безнең күңелебезнең пакьлеген  күрсәтеп тора , – дип йомгаклады бүләкләү тантанасын Валерий Макаров.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International