16-23 июль көннәрендә Болгар җирендә II Мөселман яшьләре форумы узачак. Узган елны беренче тапкыр узган форумда сиксән делегат катнашкан булса, быел аларның саны 120гә җиткән, гәрчә 200 кеше теләк белдерсә дә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, форумда катнашучыларның саны арту белән бергә, аның географиясе дә киңәя.
- Быелгы чарага Ханты-Мансийск автоном округыннан, Удмуртия, Пенза, Чиләбе, Мәскәү, Кырым, үзебезнең республика районнарында яшәүче яшьләр килә. Форум сюрпризларга да бай булачак. Әйтик, форум кунаклары Мароккодан киләчәк махсус кунак - Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) нәселен дәвам итүче, хәдисләр белгече Габдрәхим Лакрим белән очрашачак. Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белән Чувашия мөфтие Әлбир Крганов та киләчәк, - дип сөйләде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә.
Әлеге чара мөселман яшьләрен берләштерүгә, алар арасында тәҗрибә уртаклашу һәм яңа элемтәләр урнаштыру, уртак проблемаларны бергәләп хәл итү максатыннан, ватандашларыбызның рухи бердәмлеген ныгытуга, шулай ук егетләрдә һәм кызларда социаль, дини активлык, белемгә омтылуны тәрбияләүгә юнәлтелә.
Татарстан мөселманнары диния нзәарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова әйтүенчә, яшьләрне эчтәлекле программа көтә.
- Төрле кызыклы лекцияләр, тренинглар, квестлар, очрашулар, экскурсияләр оештырылачак. Бауман урамында флешмоб оештыру уе да бар, әлегә темасын үзебез дә әйтә алмыйбыз, чөнки яшьләр аны үзләре тәкъдим итәчәк. Татар халык традицияләрен саклау максатыннан кечкенә генә Сабан туе да үткәрергә ниятлибез. Ни өчен дигәндә, форумда катнашучыларның күбесе чит төбәкләрдән, бу аларны татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре белән таныштыру максатыннын эшләнә, - ди Айгөл Биктимерова.