“Гомер буе эшләдем, “Хезмәт ветераны“ исеме дә бирелмәде“ дип зарланучыларны еш ишетергә туры килә иде. Ниһаять, халык зарын ишеттеләр. 1 июльдән “Хезмәт ветераны турында“гы Федераль законның 7нче яңа маддәсе гамәлгә керде.
Әлеге яңалык турында сөйләвен үтенеп, район халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга ЕРЕМИНАга мөрәҗәгать иттек.
– Хәзер 1 июльдән түбәндәге бүләкләре булган гражданнар Хезмәт ветераны булып саналалар:
• СССР һәм Россия Федерациясе орден-медальләре, мактаулы исемнәре булганнар;
• РФ Президенты Мактау грамоталары йә Рәхмәтләре белән бүләкләнгәннәр;
• ир-атларның кимендә 25 ел, хатын-кызларның 20 ел хезмәт стажы булган, бу тармакта кимендә 15 ел эшләп хезмәттәге казанышлары өчен ведомство билгесенә лаек булганнар;
• хезмәт эшчәнлеген сугыш елларында балигъ булмаган яшьтә башлап, ир-атлар өчен хезмәт стажы кимендә – 40, хатын-кызлар өчен 35 ел стажы булган гражданнар.
Хезмәт ветераны исемен алу өчен социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.