Әгерҗедән Селивановлар гаиләсе тимер туйларын билгеләп үтә

2016 елның 18 июле, дүшәмбе

Әгерҗедә яшәүче Михаил–Ираида Селивановлар бергә яшәүләренең 65 еллыгын билгеләп үтәләр. Аларны бүген Әгерҗе ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда тәбрик иттеләр.  ЗАГС бүлеге мөдире Лилия Госманова, Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров юбилярларга иң матур теләкләрен җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.  Аларны тәбрикләү тантанасы никахларын рәсми рәвештә теркәгән яшь парлар – Әгерҗедән Кирилл һәм Ирина Вахрушевларның кызыл туйлары белән тәңгәл килде. Яшьләр юбилярларны, ә юбилярлар яшьләрне котлап, иң матур теләкләрен җиткерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International