16 июльдә Әгерҗе районы мөселманнары Саклау җыенга җыелды. Аларны район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин Аллаһының сәламе белән сәламләде. Түбән Кама мәчете имамы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, Алабуга җәмигъ мәчете имамы Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов та килгән иде. Алар тәрбияви вәгазь сөйләделәр. Мөхәммәтазат хәзрәт быел олуг юбилейларын билгеләп үтүче кардәшләребезне гомер бәйрәмнәре белән котлап, бүләкләр тапшырды. Җыен саф һавада пешкән пылау белән туклану, чәй эчү белән тәмамланды.