Әгерҗе районы юлларында исерек килеш рульгә утыручылар саны арткан

2016 елның 20 июле, чәршәмбе

Әгерҗе районы юлларында хәлләр ничек икән? Узган шимбәдә безнең хәбәрчебез дә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә төнге рейдка чыкты. 

Ял көннәрендә район юлларына ике экипаж дежурга чыга. Узган шимбәдә Илназ Гатин белән Фәрхад Фәрвәзов районга рейдка чыгып киттеләр, ә мин  Рәшит Әлмөхәммәтов һәм Финарис Бәшәров экипажы составында Әгерҗедә “пятачок“та кизү тордым. “Гаишник“лардан штраф суммалары арткач, исерек хәлдә руль артына утыручылар кимегәндер инде дип сорыйм.

Алар беравыздан:

– Юк! Киресенчә, салган хәлдә безгә эләгүчеләр тагын да артты, – дип җавап бирделәр һәм бу сүзләрен саннар белән дәлилләп үттеләр.

Мәсәлән, узган атнада салмыш алты машина йөртүче алар “кармагына“ эләккән. Узган җомгада тагын шундый ике йөртүчене каптырганнар. Берсенә җинаять эше ачылган.

– Элек ничек эчсәләр, безнең Рәсәй халкы хәзер дә шулай эчүен дәвам итә. Өйләрендә генә эчеп ятсалар бер хәл иде, юк шул, руль артына утырып, юлда башкаларның тормышын куркыныч астына куялар. Хәтта шундый  “батыр“  йөрәкле хатын-кызлар да очрый, – ди Финарис Бәшәров. 

Быел исерек хәлдәге ике гүзәл затны руль артында килеш тотканнар.

– Правасыз калулар да, зур суммада штрафлар да куркытмагач, исерек машина йөртүчеләргә каршы ничек көрәшергә соң? – дип сорыйм.

– ЮХИДИ хезмәткәрләренә рейдларга ешрак чыгып, исерек хәлдә руль артына чыгучыларның юлына киртә куярга кирәк. Шунсыз булмый. Әллә нинди куркыныч фаҗигаләр китереп чыгарырга мөмкин бит алар,  – ди Рәшит Әлмөхәммәтов.

Шул мизгелдә районда эшләүче экипаж шалтыратты. Кичке сәгать ун. Алар ике исерек йөртүчене токарлаганнар. Күп тә үтмәде, алар закон бозучыны Әгерҗегә изоляторга китерделәр. 

– Беренчесен Кырындыда тоткарладык, 24 яшьлек егет. Мопедка утырган, салган. Правасы, каскасы юк, өстәвенә, пассажиры да бар. Аны Әгерҗегә алып килә идек. Рус Шаршадысында каршыга “Лада Калина“ килә. Йөртүчесенең нормаль хәлдә түгеллеге сизелеп тора. Рульне тегендә-монда боргалый. Берничә тапкыр каршы полосага чыкты. Без моны шунда ук туктаттык. Алкотестер 0,84 промильне күрсәтте. Ә норма – 0,16. Әгерҗе балыкчылары Камага баралар икән, юлда ук салганнар.  Туктатмаган булсак, Красный борга барып җиткәнче нәрсә буласын кем белә? – ди Илназ Гатин.

– Алкотестерда иң күп промилль күпме булганы бар? – дип сорыйм.

– Минем практикада 2,11 булды. Берьюлы бу кадәр эчеп булмый. Атна буе эчкәндә шулай күрсәтергә мөмкин. Менә шундый хәлдә дә руль артына утырып юлга чыгалар кайберәүләр, – ди уфтанып Фәрхад Фәрвәзов.  

 

ИСЕРЕККӘ ДИҢГЕЗ ТУБЫКТАН

Ул узган атнада булган вакыйганы да искә төшереп үтте. Салган хәлдә “Ока“га утырган берәү төнге 12дә фарасын яндырмый юлга чыккан. Дөм караңгыда бу егет ут яндырмый йөрүнең нинди фаҗига китереп чыгарасын уйладымы икән? Хәер, исереккә диңгез тубыктан, диләр бит.

Экипаж исерек йөртүчеләр белән эчке эшләр бүлегенә юнәлде. Рәшит шул арада  куркынычсызлык каешын эләктермәгән ике йөртүчене туктатты. 

– Элек каеш киюгә күпләр бик салкын карыйлар иде. Көнгә 20шәр йөртүчегә штраф салырга туры килгән чаклар булды. Бу яктан хәзер йөртүчеләр бераз тәртипләнде.  Штраф түләүгә караганда утыру белән каешыңны эләктереп куйсаң, җаның тыныч икәнлекне аңлыйлар, – ди Рәшит Әлмөхәммәтов.

– Ә штрафларны вакытында түлиләрме соң?

– Хәзер кайбер кагыйдәләрне үтәмәгән өчен штрафны ике атна эчендә түләсәң, яртысын гына түлисе бит. Шуңа бик күпләр штраф кәгазен алу белән банкка юл тоталар, – дип дәвам итә инспектор. 

– Исерек хәлдә кармакка эләккәннәрне нинди җәза көтүен тагын бер тапкыр исләренә төшереп үтик әле.

– 30 мең сум штраф һәм правадан колак кагу. Бик кыйммәткә төшә руль артына салган килеш утыру. Кайберәүләр зур суммадагы штрафны берьюлы түли алмыйлар. Без аларның хәленә керергә тырышабыз, өлешләп түләргә рөхсәт итәбез, –  ди Рәшит Әлмөхәммәтов. 

Бу төнге рейд барышында инспекторлар тагын бер исерек йөртүчене тоткарладылар. Ә якшәмбе көн ике йөртүче “гаишник“лар “кармагына“ эләкте.

 

БЕЛЕШМӘ:

6 айда район юлларында 80 исерек йөртүче тоткарланды. Бу, узган елның шул чорына караганда, бишкә артык.

Исерек йөртүчеләрнең сигезенә җинаять эше ачылды. 

Екатерина САМСОНОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International