Әгерҗе районының яшь шахматчыларын хөрмәтләделәр

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

20 июль – Халыкара шахмат көне. Быел шахмат сөючеләр әлеге бәйрәмнең 50 еллыгын үттеләр билгеләп. Безнең районда да әлеге спорт төрен үз итүчеләр, балаларда да шахматка мәхәббәт тәрбияләүчеләр бар.

Бәйрәм көнне балаларга белем бирү-савыктыру үзәгендә тренер Әюп Хәкимов ку

астында шөгыльләнүче һәм яхшы күрсәткечләргә ирешкән шахматчыларны яшь һәм аларның әти-әниләрен бүләкләделәр. Алар Менә: Әгерҗедән Богдан Садриев, Синцов Артур, Әлфинә Ягудина, Елизавета Маркачева, Исәнбайдан Эльза Хәкимова, Илнур Хәкимов, Кадыбаштан Раушан Закиров.

Иң нәни бүләкләнүче Богданга 6 гына яшь әле. Ул инде өченче елын шахмат түгәрәгенә йөри.

– Өйгә кайткач та әтисе, бабасы белән шахамат уйнарга ярата. Биремнәр авыррак бирелгән иде башта. Хәзер үзе укый, төшенә, аннан чишә, – ди әнисе Наталия.

Әнә, район башлыгы Валерий Макаров Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырганда да нәни шахматчыга иң изге теләкләрен җиткерде.

– Без сезгә зур баглыйбыз өметләр, балалар. Киләчәктә сезнең арадан Европа чемпионнарын күрәсе килә, – ул диде.

Исәнбайдан Илнур да җиде ел белән шахмат шөгыльләнә, бик күп җиңүләре бар. Әгерҗедән Артурны “безнең горурлыгыбыз“ дип мактадылар. Әюп Хәкимовның кызы Эльзага да районда бик азлар гына тиңләшә ала. Ә Раушанны әтисе атнага өч тапкыр Кадыбаштан Исәнбайга тренировкага йөртә.

– Без тренер Әюп Шәрифовичка бик рәхмәтле. Ул өч яшьлек баланы да бик катлаулы булган шахмат серләренә төшендерә ала. Балаларыбыз да теләп бик йөриләр, алар өчен дә без сөенәбез, – диделәр әти-әниләр.

Ә ветеран шахматчы Валерий Мухачев үзләренә алмашка яшь буын үсүенә сөенүен белдерде.

– Гомер буе шахмат та уйнасак, яшьләр алдында без көчсез икән. Әнә, бүген Артур мине җиңде, – диде елмаеп.

Аннан катнашучылар бәйрәмдә шахмат уйнадылар. Валерий Макаров та алар белән шахмат уйнап карады.

ЯГЪФӘРОВА Миләүшә.

Белешмә:

Балаларга белем бирү-савыктыру үзәгендә 100 бала белән шахмат шөгыльләнә.

Иң кечкенә уенчыга – 5 яшь.

Аларны шахмат серләренә Әюп Хәкимов һәм Михаил Королев өйрәтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International