6 августта Әгерҗедә Шәһәр һәм тимерьюлчылар көне узачак. Август урталарында яңа ЗАГС бинасы, “кирпичка” микрорайонында яңа Мәдәният йорты ачылуы көтелә. Әгерҗе әлеге бәйрәмнәргә әзерләнә: объектларга илтүче юллар ремонтлана, “Яшьлек” паркында да соңгы төзекләндерү эшләре башкарыла.