Тирсәнең каты куллы егет-кызлары - Татарстан командасы составында

2016 елның 22 июле, җомга

Саратовта Россия яшьләре арасында унберенче тапкыр җәйге спорт уеннары буенча спартакиада узды.

Татарстан командасы составына Тирсәнең каты куллы егет-кызлары да кертелде.

–       Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 67 команда катнашты. Ә Татарстан командасы бишенче урын яулады, – ди кул көрәше буенча тренер Сирень Галиуллин.

Тирсә командасының мондый ярышта беренче генә катнашуы түгел инде. Бу юлы да егет-кызлар бәйгегә ныклап әзерләнгәннәр. Гөлчәчәк Хәкимовага хәтта 15 кило авырлыгын да киметергә туры килгән. Яшь ханымның тырышлыгы бушка китмәгән. Ул 70 килога кадәрлеләр арасында беренчелекне яулаган һәм планшет белән бүләкләгән.

Әлмирә Хәбибуллина һәм Руслан Закиров – дүртенче, Айрат Сәетов тугызынчы урында. Тирсә авыл җирлеге командасы – 39 команда арасыннан бишенче урында.

–       Безне туплап ярышка алып барган, һәрберебез өчен җан аткан тренерыбыз Сирин Галиуллинга рәхмәт, – диләр каты куллы егет-кызлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International