Сәүдә өлкәсендә 40 еллык намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен район кулланучылар җәмгыятенең Әгерҗедәге 20нче кибете өлкән сатучысы Зәйтүнә Рәхимҗан кызы НУРИМАНОВАга “Татарстан Республикасының атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре“ дигән Мактаулы исеме бирелде.
Зәйтүнә ханымга әлеге олы бүләкне Татарстан потребкооперациясенең йөз еллык юбилей тантанасында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Котлыйбыз!