Районда урып-җыю эше кызганнан-кыза бара.
26 июльгә 2800 гектардан барлыгы 6100 тонна бөртеклеләр җыеп алынды. Уртача уңыш гектарыннан 23,5 центнер чыга.
Комбайннар Уразай, Варкләд-Бодья, Иж-Бубый, Кадыбаш кырларында эшлиләр. Әлеге басулардан көзге арыш – 2100, көзге бодай – 400, борчак 300 гектарда җыеп алынды. “Наҗар“ һәм “Сарсак-Омга“ ширкәтләрендә арыш, фермерлар – Ямурзадан Сәхиповлар көзге бодай, Салагыштан Мөхәммәдиевлар арпа сугуга керештеләр.