Бу атнада твоя-Россия.рф сайтында яңа чыгарылачак 200 һәм 2000 сумлык банкнотларга символ сайлау өчен тавыш бирүнең беренче этабы төгәлләнә.
Тавыш бирүдә 1 меңнән артык шәһәрнең 850 меңнән күбрәк кешесе катнашкан. Россия халкына 4,5 меңләп символ тәкъдим ителгән. 5 меңнән артык тавыш җыючылар рәтенә 31 шәһәрнең 43 символы кергән. Җиңүгә мөмкинлекләре зур булган 13 шәһәр бар. Өч символы булган бердәнбер шәһәр – Казан. Татарстан башкаласының Казан Кремле, «Кол Шәриф» мәчете һәм Казан федераль университеты җиңү өчен көрәшә. Бәйгенең икенче этабы 5 августта старт ала һәм 30 августка кадәр дәвам итәчәк. Өченче этап сентябрьдә башлана. Җиңүчеләр 7 октябрьдә билгеле була.