Ел саен август аенда Алабуга шәһәрендә уза торган Спас ярминкәсендә кайберләрегезнең катнашканы да бардыр. Гаҗәеп матур бәйрәм ул. Быел Спас ярминкәсе 5-7 августта узачак.
Алабугада үтәчәк ярминкәдә катнашу өчен Мордовия, Мари иле, Краснодар крае, Монголия, Эквадордан һәм башка күп илләрдән 600гә якын гариза кергән. Ярминкәгә кимендә 800 халык остасының үз куллары белән ясаган әйберләрен алып килүе көтелә. Ярминкәдә сәнгать осталары, фольклор һәм цирк коллективлары чыгыш ясаячак. Осталар шәһәрчегендә сувенирлар ясау буенча мастер-класслар эшләячәк.
Хөрмәтле әгерҗелеләр, 5-7 август көннәрендә Спас ярминкәсенә сез дә барыгыз, һич үкенмәссез.