Бердәм дәүләт имтиханнары, чыгарылыш кичәләре артта калса да, республикада әлеге хәлиткеч сынауларга шушы көннәрдә генә тулы анализ ясап соңгы сүзне әйттеләр.
Районыбызның 9 һәм 11 сыйныф укучылары быел имтиханнарны ничек тапшырдылар? Бу турыда район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Аидә ЙОСЫПОВА белән әңгәмә кордык.
– Аидә Наилевна, быел ничә укучы имтиханга кертелде?
– БДИны 11 сыйныфны тәмамлаучы 148 укучы тапшырса, аларга узган еллардагы чыгарылышлардан 11 кеше өстәлде.
340 тугызынчы сыйныф укучысы мәҗбүри дәүләт имтиханында сыналды. Быел тугызынчыларда сынау бирүдә үзгәрешләр дә булды. Алар математика һәм рус теленнән мәҗбүри һәм үзләре сайлап ике фәннән имтихан тапшырдылар. Алдагы елларда укучылар сайлау буенча ничә фәннән сынау тапшырасыларын үзләре хәл итә иде. Шуңа аларның күпчелеге мәҗбүри фәннәрне генә тапшырды. Быелга сайлау имтиханнары билгесе аттестат алуга тәэсир итмәде. Киләсе елдан билге начар була икән, укучы тугызынчыда утырып кала дигән сүз.
9 сыйныфны тәмамлаучы физик мөмкинлекләре чикләнгән 14 бала да дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшырды. Алар ике мәҗбүри фәннән генә сыналдылар.
– Аттестатсыз калучылар бармы?
– 11 сыйныф укучылары барысы да кулларына аттестат алып мәктәп белән саубуллаштылар. Ә тугызынчылардан 1нче гимназия, 3нче, 4нче, Азево һәм Көчек мәктәпләреннән берәр укучы сентябрьдә узачак өстәмә этапта имтиханны кабат тапшырачак. Шуларның өчесе – мәҗбүри фәннәрнең икесеннән дә, икесе – математикадан. Укытучылар җәй буе бу укучылар белән шөгыльләнәләр.
– Билгеләргә килсәк...
– Районда имтиханнарда уртача баллның үсеше күзәтелә. БДИ буенча баллары республиканыкына караганда югарырак булган фәннәр артуына бик сөендек. Бу исемлеккә рус теле, математика (база), география, информатика, тарих, җәмгыять белеме керә. Шулай да математика (профиль) буенча әле без – арттагы унлыкта.
Быел 23 медаль алган егет-кызларыбыз – районыбыз горурлыгы. Хәтта ике укучыбыз республика медаленә дә ия булды. 1нче гимназия йолдызы Рәсилә Фәттахова инглиз, тарих, җәмгыять белеме буенча районда иң югары балларны җыйды. Ә Кадыбаштан Илсур Шәйхетдиновка информатика, физика, математика (профиль) буенча тиңнәр булмады. Бу ике укучыбызның Казандагы югары уку йортларына укырга керүенә дә бик шатландык.
– Укучылар кайсы фәннәрне күбрәк сайладылар?
– Унберенчеләр җәмгыять белеме, физика, биология һәм математиканы (профиль) сайладылар. Тугызынчылардан җәмгыять белеме, география, биология, татар теле, информатиканы сайлаучылар күп булды.
Дөресен әйтергә кирәк, укучылар белем дәрәҗәләренә карап фәннәрне дөрес сайлаган булсалар, имтихан нәтиҗәләре күпкә югары була иде. Кайсы фәнне сайлавың турында 1 февральгә кадәр хәбәр итәргә кирәк. Ә кайберәүләр бик соң “йокыдан уяна“. Алдагы елларда укучыларыбыз үз белем дәрәҗәләренә карап фәннәрне дөрес сайларлар дип ышанасы килә.
– Хәзер инде укучыларыбыз җәйге ялда. Күп кенә чыгарылыш сыйныф укучыларының кайсы уку йортына керүләре дә билгеледер инде. Тормыш сынауларында да уңышлар юлдаш булсын аларга!
Әңгәмәдәш – Екатерина САМСОНОВА