Район башлыгы Кубогына узучы футбол ярышлары финалга якынлаша.
2 августта футболчылар ярымфиналга чыгу өчен уйнаячаклар. 18 сәгатьтә “Удача“ командасы (капитаны – Михаил Урюпин) “Водоканал“ командасы (Илдус Шәймөхәммәтов) белән очраша. Шушы ук вакытта “Яшьләр“ командасы (Илфат Әхмәтгәрәев) ) “ВЧД-14“ командасы (Илнар Гәрәев) белән уйный. Бераз соңрак “Арарат“ (Аракелян Граер) һәм “Тополь“ командалары (Андрей Антонов) көч сынаша. Ә аларга параллель рәвештә “Йолдыз“ (Александр Петухов) һәм Сарсак-Омга авыл җирлеге командасы (Серей Маркитонов) уйный.
4 августта 18 сәгатьтә стадионда ярымфинал уеннары узачак. Ә 6 август – Шәһәр һәм тимерьюлчылар көнендә футболчылар 17 сәгатьтә – III-IV, 17.40та I-II урыннар өчен уйнаячаклар. Җиңүче командага район башлыгы Кубогы тапшырылачак. Бәйрәм көнне Боз сараенда тимерьюлчылар Кубогына хоккей ярышлары да узачак. Башлана 15.30 сәгатьтә.
Уенчылар өчен җан атарга килегез, әгерҗелеләр!