Әгерҗе районында җыеннар башлана

2016 елның 2 августы, сишәмбе

Тиздән Әгерҗе районы авылларында традицион халык җыеннары старт ала. Аларда халык үзен борчыган сорауларны җитәкчеләргә җиткерә, проблемаларны уртага салып сөйләшә ала. Беренче җыен район башлыгы Валерий Макаров катнашында Кодаш авыл җирлегендә уздырылыр, дип планлаштырыла.

Әлеге җыеннарда сез дә актив катнашыгыз, хөрмәтле авыл халкы. Җитәкчеләр белән күзгә-күз карап сөйләшү, аларга моң-зарыгызны җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек бит бу. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International