Әгерҗедә – зур бәйрәм

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

6 августта Әгерҗедә Шәһәр һәм Тимерьюлчылар көненә багышланган зур бәйрәм  чаралары сезне көтә, хөрмәтле әгерҗелеләр, райондашлар һәм шәһәребез кунаклары!

 

14 сәгатьтә – Мәдәният сарае каршындагы мәйданда бәйрәмне ачу тантанасы, бүләкләүләр, үзешчән сәнгать осталары концерты.

15.30- 17.30 сәгатьтә – Актанышның “Агыйдел“ дәүләт ансамбле концерты.

16 сәгатьтә – “Орешник“ ял зонасында “Буяулар фестивале“.

16 сәгатьтә – Боз сараенда хоккей турниры.

17 сәгатьтә – стадионда футбол матчы.

19.30 сәгатьтә – Ижаудан “Синяя птица“ төркеме концерты.

21.30 сәгатьтә – бәйрәм салюты һәм дискотека. 

Шәһәр үзәгендә күчмә сәүдә, балалар өчен төрле аттракционнар эшләячәк, мәйданчыкларда нәниләр өчен уеннар оештырылачак. 

Бергәләп күңел ачыйк, хөрмәтле әгерҗелеләр! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International