10 августта Ижауның К.Маркс урамында төзелгән мәчетне ачу тантанасы була.
– Әлеге мәчеткә беренче нигез ташы 2003 елда ук салынган иде. Иман йортын салуга 100 миллион сум тирәсе акча тотылды. Республика да, шәһәр хакимияте дә, халык та ярдәм итте, – ди Удмуртия Диния нәзарәте мөфтиенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Нәгыйм хәзрәт Каюмов.
– Ижау халкы әлеге мәчет ачылуын түземсезләнеп көтә. Сез дә килегез, Әгерҗедә яшәүче якташларым. Бәйрәмгә Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да килүе көтелә. Гомумән, кунаклар күп булачак, – ди Удмуртия Диния нәзарәте мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәшин.
Тантана Ижау вакыты белән сәгать 11дә башлана. Ут күршеләребезнең шатлыгын уртаклашырга сез дә барыгыз, мөхтәрәм дин кардәшләребез.