Бима савымчысы – Кукмарада

2016 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Кукмараның Вахитов хуҗалыгында сыер савучыларның республикакүләм ярышы узды. Бәйгедә Бима фермасы савымчысы Алиса Пажбекова да катнашты.

–       Миңа әлеге хуҗалыкта шундый ошады. Ферма тирәли чәчәкләр утыртылган, фонтаннан су бәреп тора. Бәйгегә 44 районнан сыер савучы килгән иде. Без сыер да савып карадык, аппарат та җыйдык, Сабантуйда да катнаштык.Дөрес, мин призлы урынга эләгә алмадым. Әмма бәйгедән күтәренке кәеф, яңа көч-дәрт белән кайттым, –  ди Алиса.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International