Әгерҗе районында туучылар үлүчеләрдән күбрәк

2016 елның 5 августы, җомга

ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, июльдә Әгерҗе районында 39 сабый туган (21 малай, 18 кыз), 37 кеше вафат булган (18 хатын-кыз, 19 ир-ат). Бу - туучылар үлүчеләрдән күбрәк, дигән сүз.  

14 пар никахын рәсмиләштергән, 10 пар аерылышкан. 

Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: тиздән Әгерҗедә ЗАГСның яңа бинасы ачылачак. ул “Яшьлек“ паркы янәшәсендә урнашкан. Әлеге тантанага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә. Бу көнне Әгерҗенең “кирпичка“ микрорайонында яңа Мәдәният йорты да ачылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International