Әгерҗе ремонт локомотив депосы мастеры Станислав Галиев: “Мин поездларны үтәли күрәм“

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Станислав ГАЛИЕВ – ремонт локомотив депосында эшләүче иң яшь мастер. Ә тәҗрибәсе һәм осталыгы күпләр белән уртаклашырлык.   

Станиславның җитештерү участогы мастеры булып эшләвенә 6 ел. Аның кулы астында автотормоз җиһазларын ремонтлау цехы һәм ягулык аппаратурасы бүлекчәсе слесарьлары хезмәт куя. Исемнәре генә дә аларга нинди җаваплылык йөкләнгәнен ачык сөйли.

–       Безнең ир-егетләр – үз эшләренең осталары. Шулай булмаса, замана техникасын ничек аңларлар иде?! Тимер юл тармагы ел саен камилләшә бара. Безнең слесарьлар башка деполарга да булышырга баралар хәтта. Әйтик, күптән түгел Ульяновскида булып кайттылар, – ди мастер.

Аның һәр эшчесе турында олы хөрмәт белән сөйләве коллективның дус-тату эшләвен раслый. Ә бу хезмәт җитештерүчәнлегенә дә зур йогынты ясый.

Станислав үзе дә төшеп калганнардан түгел. Мәктәптә укыганда аның иң яраткан фәннәре математика һәм инглиз теле була. Укытучылар егетне чит телләр факультетына керергә үгетлиләр. Тик Станислав тимерьюлчы бабасы һәм әтисе юлын сайлый.

Мәктәпне тәмамлау белән 1999 елда депода слесарь булып эшли башлый. Моның белән бергә тимер юл элемтәсе университетында белем ала. Диплом яклаганнан соң яшь белгечне технолог итеп билгелиләр. Дүрт елдан соң мастер булып эшләргә тәкъдим ясыйлар.

Күп кенә эшчеләреннән яшьрәк булганлыктан, бу вазифага ияләшү җиңел булмый аңа. Тик белемле, тырыш мастер тиз арада коллективта ихтирам яулый.

–       Әти һәрвакыт: “Тормышта кем генә булсаң да, кешеләрнең сиңа карата нинди мөнәсәбәттә булуын телисең, үзең дә аларга шундый мөгамәләдә бул“, дип әйтә, – ди ул.

–       Без мастерыбызны хөрмәт итәбез. Ул һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, тиешле урында киңәшен дә бирә белә. Кирәк чакта таләпчән дә, – ди яшь слесарь Артур Галиев.

Сер түгел: башкалардан таләп итү өчен үзеңә дә күп белергә кирәк.

–       Мәктәптә укыганда ремонт депосында эшләрмен дип күз алдына да китермәдем. Ә хәзер поездлар узганда карап калам да аларны һәр шөребенә кадәр үтәли күрәм, – ди Станислав.

Аларның эшләре бик киеренке. Күп чакта ял көннәрендә дә эшләргә туры килә. Чираттагы ял вакытларында да телефоны һәрчак үзе белән. Яшь белгеч туган Әгерҗесендә эшләргә калуына һич кенә дә үкенми. Биредә насыйп ярын тапкан. Ольга сервис локомотив депосында бухгалтер булып эшли.

–       Яраткан эшем бар, лаеклы хезмәт хакы алам. Гаиләм менә дигән, ике бала үстерәбез. Фатир, машинабыз бар, әти-әниләребез янәшәдә генә. Тагын ни кирәк?! Әгерҗенең үсүенә бик сөенәбез. Озакламый бассейнлы спорт комплексы төзеләчәк. Улыбыз Кириллны, һичшиксез, шунда йөртәчәкбез, – ди Станислав.

Алар гаиләләре белән табигать кочагында ял итәргә яраталар, кинога йөриләр. 7 сыйныфта укучы кызлары Карина сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә, шәһәр тормышында актив катнаша. Ә Кирилл әле 1 сыйныфка гына укырга бара. Дәү бабасы, бабасы һәм әтисе үрнәгендә ул да киләчәктә, бәлки, тимерьюлчылар династиясен дәвам итүче булыр.

Екатерина САМСОНОВА. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International