Әгерҗелеләрнең минималь хезмәт хакы арта

2016 елның 9 августы, сишәмбе

Татарстанда минималь хезмәт хакы 8252 сум булачак.

Минималь хезмәт хакы дәрәҗәсе турындагы килешүне дүшәмбе көн ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Профсоюзлар федерациясе һәм ТР эш бирүчеләрнең Координацион советы имзалады.

Мондый килешүнең беренчесе 2007 елда имзаланган иде. Ә 2015 елның октябрендә кул куелган килешүдә каралганча, бюджеттан тыш өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакы кимендә 7309 сум булды. Ләкин 1 июльдән федераль үзәк хезмәт өчен минималь түләү күләмен (МРОТ) 7500 сум итеп билгеләде. Яңа килешүдә исә бюджеттан тыш өлкә өчен 8252 сум тәшкил итә – хезмәт яшендәге кешеләр өчен каралган яшәү минимумы (8686 сум) күләменең 95 проценты кадәр. Моннан тыш, минималь хезмәт хакын 2017-2018 елларда минималь кулланучылар бюджеты күләменә кадәр этаплап күтәрү планга кертелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International