Бу көннәрдә базар-кибетләрдә әти-әниләр, укучылар мәктәп кирәк-яраклары сайлау белән мәшгуль. Һәр баланың да беренче уку көнендә мәктәпкә матур итеп киенеп, яңа букчасын тотып барасы килә.
Әмма һәр гаиләнең дә баласын мәктәпкә әзерләргә көченнән килми. Татарстанда матди яктан аз тәэмин ителгән, күпбалалы гаиләләрдәге укучыларны мәктәпкә әзерләү өчен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит“ хәйрия акциясе үткәрү матур традициягә әверелде.
Менә тугыз ел инде Әгерҗе районында да район башлыгыннан алып, предприятие-оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләргә кадәр ел саен гаилә кереме аз булган гаиләләрдәге йөзләгән баланы, мәктәп формасы, уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар бүләк итеп сөендерәләр. Быел да 2-11 сыйныфларда укучы 102 балага шундый бүләкләр тапшырылачак. Беренче сыйныфка баручы 42 нәни укучыга да җитәкчеләр уку кирәк-яраклары, формалар бүләк итәчәкләр.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит“ акциясенә багышланган бәйрәм тантанасы 22 августта район Мәдәният йортында узачак.