Бүген Әгерҗегә эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ул "кирпичка" микрорайонында яңа клубны ачуда катнашты,"Яшьлек" паркында, озакламый кулланылышка тапшырылачак ЗАГС бинасында булды, бассейнлы ФОК төзелеше белән танышты. Аннан Президент очкычтан район кырларын күзәтте һәм Яңавыл басуында комбайнерлар, авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар, "Агрофирма-Әгерҗе" ширкәте җитәкчеләре һәм белгечләре белән очрашты.