Рөстәм Миңнеханов: “Анастасия дә “Татарстан гүзәле” бәйгесендә катнашырга тиеш

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

Бүген авыл хезмәтчәннәре белән очрашуда Татарстан Президенты әнә шулай дип белдерде. Анастасия Михайлова – Варкләд-Бодья авылы кызы, әтисе Олег белән комбайнда эшли.

–       Алексеевск районында “Татарстан гүзәле” бәйгесе җиңүчесе Ләйлә инде алтынчы сезонын комбайн иярли. Чираттагы мисс Анастасия булырга тиеш. Чибәрлеге, эшкә осталыгы бар икән, нигә үзен бәйгедә дә сынамаска?! – диде Президент.

Татарстанның Илбашы механизаторларның кәефе белән кызыксынды, эш шартлары турында сорашты. Алардан уңай җавап ишеткәч, урып-җыю кампаниясен кыска срокларда уңышлы башкарып чыгуларын теләде. Сүз уңаеннан: бүгенге көнгә Әгерҗе районында урып-җыю эшләренең 80 проценты тәмамланган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International