Габдулла ага дипломын бер ел язган

2016 елның 16 августы, сишәмбе

“Мин – сугыш чоры баласы, ихтыяр көчем зур. Сәламәтлегем булса, ахырга кадәр укып бетерермен”, – дигән иде ул безгә моннан берничә ел элек. Сүзендә торган, 86 яшендә кулына татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге дип­ломын алган. Гомерен медицинага багышлаган булган ул. Ветеринария курсларын тәмамлап, колхозда ветеринар һәм зоотехник булып эшләгән. Аннан Алабуга медицина техникумында фельдшерлыкка укы­ган. Халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча ул эшләгән фельдшерлык- акушерлык пунктының республикада беренче урынны алган чаклары да булган. Авылда имам вазыйфасын үтәгән. Язучылык эше белән узган гасырның 60 нчы елларында шөгыльләнә башлаган. Гомер көзендә укырга булган студентның үткәне шундыйрак. Бүген ул ялгыз яши. “Элегрәк югары белемем булса, балаларга татар теле укыткан булыр идем”, – ди Габдулла ага. Тик менә заманында авыл мәктәбендә 260 бала укыган булса, хәзер ул елларны сагынып искә төшерергә генә калган. Шау-гөр килеп торган мәктәп башлангычка калдырылган. Менә шуның өчен борчыла ул.


– Диплом эшемне драматург Юныс Әминов иҗа­тына багышладым. Фәнни хезмәтне бер ел буе яздым. Китапханәләрдә шактый гына мәгълүмат җыярга туры килде. Тырышканым буш­ка китмәде, “5ле” куйдылар, – дип сөйли әңгә­мәдәшем.


Тугызынчы дистәне вак­лаганда аңа югары белем нигә кирәк булган соң? Кеше шаккатырыр өчен укымаган ул. Бары тагын да белемлерәк буласы килгән аның. “Югары белем алуым­ның файдасы бар. Язучылык эше белән шөгыль­лә­нәм бит. Хәзер иҗат итү күпкә җиңелрәк, аңлабрак эш итәм. Пьесаларымны сәхнәләрдә уйныйлар, 7 китабым басылып чыкты. Менә әле республика журналында авыл тарихына багышланган язмам чыгачак. Аны китап итеп чыгарырга җыенам”, – ди иҗат итүдән туктамаган Габдулла ага.


Өлкән яшьтәге студент үзен беркайчан да яшьләр алдында уңайсыз хис ит­мәгән. “Бәлкем, укып йөрү­ем сәер кебек тоелгандыр аларга. Сабакташларым “Габ­дулла абый” дип кенә торды. Мөгаллимнәр фамилиям белән дәште. Барысы да хөрмәт белән карады, шуңа күрә рәхмәттән башка сүзем юк”, – дип сөйли ул, психологик моментлар турында.


Студент еллары ничек үткән соң? Расписание буенча аудиторияне эзләп таба, лекция тыңлый. Буш вакытында тизрәк китапханә­гә керү ягын карый. Көн тәртибе шундыйрак. Габдулла аганың яшенә карап кына бернинди ташлама да бирмиләр. Баштагы мәлдә лекция язу җиңел булмаган. Укытучы артыннан өлге­рер­гә кирәк. Шуңа күрә бары мәгънәсен генә язып барырга тырышкан. Чит тел­ләр­не өйрәнү – менә монысы иң авыры. Тора-бара компьютер серләренә дә төшенгән. Һәр сессия бет­кән саен, җиңел сулап куйган. “Бүгенге яшьләрнең белем алу өчен мөмкинлеге зур. Шуңа күрә тырышып укысыннар иде. Хәзерге вакытта белемсез беркая да барып булмый. Компьютерын да, интернетын да белмичә булмый. Үзем дә барысын да тырышлык белән өйрәндем. 88 яшьтә булсам да, күзем яхшы күрә, колагым ишетә, сәламәтле­гемнән зарланмыйм. Башка яшьтәшләремә караганда, хәлем күпкә әйбәт”, – ди Габдулла ага.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International