Әгерҗегә, төгәлрәге, Әгерҗе районының Иж-Бубый авылына эшлекле визит белән ТР Урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров килде.
– Мин биредә – Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча. Ул Әгерҗегә визиты вакытында озак еллар Иж-Бубыйда мәктәп буларак халыкка хезмәт иткән тарихи бина төзекләндереләчәк дип вәгъдә биргән иде. Тиздән бирегә проект белгечләре киләчәк. Ә без үзебезнең яктан бинаны торгызырга ярдәм итәчәкбез. Бина элек нинди булган, аны шундый итеп торгызачакбыз, – дип белдерде министр.