Тормышларын авыл белән бәйләгән яшьләрне җыйды Кичкетаңда узган бәйрәм.
Уңган-булган егет-кызлар кул эшләнмәләреннән күргәзмә оештырганнар иде, иң активлар район башлыгы Валерий Макаров кулыннан Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр алдылар. Яшьләр кич буе Тәбәрле һәм Уразай сандугачлары Динар Шәймәрданов, Илназ Фазлыев, татар эстрадасының популяр җырчысы Руслан Кираметдинов җырларына биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.