Урманнарда янгын чыгу куркынычы арту сәбәпле, Әгерҗе урманчылыгы гржданнарга һәм автотранспортта урманнарга керүне чикләү турында хәбәр итә.
Урманнарда ТЫЕЛА:
-учак ягу;
-коры үлән яндыру;
-тәмәке төпчеген һәм шырпыны сүндерми җиргә ташлау;
-ауга чыккач яна торган материаллар куллану.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга – 1500-3000, юридик затларга 50000-200000 сум штраф каралган.
Әгерҗе районының зур байлыгы булган урманнарны янгыннан саклыйк, райондашлар!