Кичә Барҗы-Умгада республика программасы буенча төзелгән клуб ачу тантанасы булды.
109 кеше генә яшәсә дә, Барҗы-Умгага яңа клуб бик кирәк иде. Чөнки монда яңа туган балалардан алып 70-80 яшьлек әби-бабайларга кадәр сәхнәдә. Һәр бәйрәмне зур әзерлек белән уздыралар, кичәләрдә теләп катнашалар, спектакльләр куялар. Клуб мөдире Алсу Дәүләтшина үзе дә бик актив, авылдашларына да кул кушырып утырырга ирек бирми. Клубка шушы авылда туып-үскән драматург Таҗи Гыйззәт исеме бирелүе сөенеч өстенә сөенеч булды. Клубта хәзер “Чаткылар“ исемле ветераннар ансамбле дә эшли.
Бәйрәмдә район башлыгы Валерий Макаров, авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев, клубны сафка бастырган “СтройГрад“ ширкәте директоры Илнур Мифтахиев катнаштылар һәм клубның әле күп еллар гөрләп эшләвен теләделәр.