Сыер һәм кәҗә асраучы шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме каралган

2016 елның 26 августы, җомга

Татарстанда быел да савым сыеры асраучыларга дәүләт ярдәме каралган. бу хакта ТР Министрлар Кабинетының махсус күрсәтмәсе дә бар.

 

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, субсидия бер баш савым сыры өчен 3 мең сум күләмендә каралган. Дәүләт ярдәменә кәҗә асраучылар да өмет итә ала. Бер баш ана кәҗәгә һәм бер яшьтән олырак булган кәҗә бәтиенә 1000 сум акча биреләчәк.

Субсидия алу өчен шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган гражданнарга шәһәр һәм авыл җирлекләренең башкарма комитетларына гариза тапшырырга кирәк.

 

Шул рәвешле авылларда терлекләрнең баш санын саклап калырга өметләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International