“Терлекчеләребезнең һәркайсы бик тәҗрибәле, тырыш, уңган. Сыер савучы булсынмы, бозау караучымы, көтүчеме – бары рәхмәт сүзләре генә әйтергә мөмкин“, – ди “Бима“ бүлекчәсе ферме мөдире Елена ШУМАТОВА.
ЗУР ПРОБЛЕМАЛАР ТУДЫРМЫЙЧА ГЫНА
Бүген “Бима“ бүлекчәсендә төп савымчылар сигез: Пажбевкова Алиса, Әлфия Исламова, Кугергина Людмила, Низамова Любовь, Шамеева Алевтина, Алиса Исламова, Марина Николаева һәм Елена Ишмурзина. Һәркайсына 50 беркетелгән баш сыер. Елена Ишмурзина күптән түгел әле генә эшли башласа да, үз өлгергәннәр инде итеп.
– Тәҗрибәле савымчыларның сүзенә колак салып, үз эшен җиренә җиткереп башкара. Җәмәгате Андрей белән бала тәрбиялиләр өч. Шуның өстенә, әле яңа йорт та салалар, – ди ферма мөдире.
Колхоз чорында сыерларны җәйге чорга җәйләүгә күчергән булсалар, инвестор килгәч мондый күченү беткән.
– Авылдан ерак түгел урнашкан җәйге лагерьда башмак таналар, савылмый торган сыерлар, яшь бозаулар тотабыз әлегә. Савым сыерлар Ә – җәйге чорда иртәнге сигезенче яртыдан дүрткә кадәр көтүдә. Аларны исән-имин йөртү – унбер көтүче җаваплылыгында. Көтүчеләребезнең һәркайсы дә үз эшен җиренә җиткереп башкара. Быелгы эсседә көннәр буе кояш астында йөргән көтүчеләргә сабырлык бирсен Ходай инде, – ди Шуматова Елена.
– Уртача савым күпме Ә? – дип сорыйм.
– Җәй башында бер сыердан 15-16 килограмм савалар иде, эсселәрдә сөт сизелерлек кимеде. Әле ярый, көтүдән кайтуларына яшел масса, он салабыз, югыйсә, көтүлекләрдә үлән дә кибеп бара бит инде быел, – ди ул.
Сөт күләмен арттыруның элек-электән кулланган ысулыннан да файдаланалар Бима савымчылары.
– Яңа бозаулаган йөз сыерны тырыш иң, иң җаваплы ике савымчыга бүләбез. Әлеге сыерларга фуражны күбрәк бирәбез. Аларны савабыз өч тапкыр. Быел бу сыерларны Кукмарада сыер саву операторлары ярышында булып кайткан Алиса Пажбекова һәм иң тәҗрибәле савымчыларның берсе Әлфия Исламовага йөкләдек, – ди Елена.
Үз булмаса да ветеринарлары, әлеге проблеманы да чишү җаен тапканнар.
– Вак-төяк ветеринар эшләрен үзем башкарсам, җитдирәк чараларга Исәнбайдан Шамил Хәбировны һәм Пеләмештән Геннадий Ишморатовны чакырам, – ди мөдир.
Гомумән, зур проблемалар тудырмыйча, вак-төякләрен үзләре чишеп эшләргә күнеккәннәр биредә.
– Бер-береңне хөрмәт итеп эшләгәндә авырлыклар сизелми. Мин үзем шәхсән бик тә ихтирам итәм терлекчеләрне. Көн саен икешәр тапкыр илле сыерны саву һич тә җиңел эш түгел. Моның өстенә, һәркайсының шәхси хуҗалыгында да бар бит әле маллар, – ди Шуматова Елена.
ТЕРЛЕКЧЕЛЕКТӘ – 34 ЕЛ
Бозау каручылар турында да олы хөрмәт белән сөйләде ферма мөдире.
Җәйге алар дүртәү чорда: Светлана Пажбекова, Яркеева Эмма, Елена Мурова, Елена Максимова. Соңгысы белән лагерьга барып якыннан аралашып кайттык.
– 34 терлекчелектә ел эшләп, апрель аенда лаеклы ялга чыктым. Бозаулар каравыма да җиде ел инде. Җәй көне эшләп карыйм әле, аннан күз күрер, – ди Елена.
Аның карамагында өч айдан арткан 70 баш бозау. Бүген алардан көнлек артым 700-800 грамм тәшкил итә.
– Бозауларны сабый бала тәрбияләргә кирәк карагандай: берсен дә күз уңыннан ычкындырмаска, вакытында су эчертергә, авырып киткәндә кичекмәстән ярдәм итәргә, – дип сөйли Елена.
Барлык эшләрне, нигездә, кул белән башкаралар бозау караучылар. Кыш көне белән дә тиресне кул түгәргә, азыкны да кул белән таратырга туры килә.
– Ничек кенә булмасын, үз эшемне яратам. Бирегә Байдуганнан килен булып төшкәндә сыерны кайсы яктан саварга икәнлеген дә белми идем. Тормыш барысына икән да өйрәтә, – ди ул.
– Гомер буе аяктан резин итек төшмәгәнгәдер инде, аякларым бик тә сызлый хәзер. Элегрәк без бит суны да, сөтне дә көянтәләп ташый идек. Хәзер инде эш күпкә җиңел, – кына ди тыйнак елмаеп.
Ничек кенә булмасын, Елена кебек гомерләрен терлекчелеккә багышлаган фидакарь авыл хезмәтчәннәре алдында баш иясе килә. Бима ферма мөдире Елена Шуматова әйтмешли, “гаилә табынын алар гына түгел, ил табынын баетучылар бит“ .
Дания АБЗАЛИЕВА.