Республика бәйрәме алдыннан Казанда тарихи автомеханика фестивале узды.
Ул быел “Авторетроклуб-21“ оешмасының ун еллыгына багышланды. Бәйрәм чараларында Әгерҗедән 53 “яшьлек“ “Волга“лары белән Рафаэль Җиһангәрәев һәм Рәис Гадыршин да катнаштылар. Тарихи автомобиль хуҗаларын Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, шушы клубның президенты Фәрит Мөхәммәтшин да сәламләделәр. Катнашучыларга Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре тапшырдылар.