Яңа уку елы белән, хөрмәтле әгерҗелеләр!

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле укучылар, мөгаллимнәр, ветеран укытучылар, әти-әниләрне ихлас күңелдән Белем көне белән котлыйбыз.

Яңа уку елын һәр гаилә зур әзерлек белән көтеп ала. Белем бәйрәме – мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче нәниләр, чыгарылыш сыйныф укучылары, педагоглар өчен дә дулкынландыргыч көн. 2016-17 уку елында районыбыз мәктәпләрендә 3721 укучы белем алачак. Шуның 407се – беренче сыйныфка килүчеләр. Алар белем иле дигән яңа чорга аяк басалар.

Укучыларыбыз белемле булсыннар, яңалыкка омтылсыннар, заман белән бергә атласыннар өчен мөгаллимнәрдән зур хезмәт, тырышлык һәм түземлек таләп ителә. Укучылар да сынатмаслар, белем һәм осталыкларын төрле бәйге-ярышларда, олимпиадаларда күрсәтерләр дигән өметтә калабыз. Яңа уку елы һәркемгә яңа уңышлар алып килсен. Һәммәгез дә сәламәт булыгыз, сезгә күтәренке рух һәм бәхет телибез.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International