Республика көне алдыннан муниципаль берәмлекләрнең эшчәнлегенә йомгак ясап авыл җирлекләренә машиналар бүләк итү – матур традиция.
Быел безнең районнан Кодаш һәм Иж-Бубый авыл җирлекләре башлыклары Фәнис Шакиров һәм Раиф Ваһапов Президентыбыз кулыннан “Шевроле Нива“ автомобиле ачкычлары алдылар.