Татарстанда балалар бакчаларына чират проблемасын хәл итү – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Республикабызда соңгы өч елда 3-7 яшьлек сабыйлар бакча белән тулысынча тәэмин ителде. Моның өчен биш елда Татарстанда 200гә якын бакча төзелде, 55 бина төзекләндерелеп, аларда мәктәпкәчә учреждениеләр, эшли торган бакчаларда 80нән артык өстәмә төркемнәр ачылды. Әгерҗе районында да 3-7 яшьлек сабыйларны бакчага урнаштыру проблемасына нокта куелды.
Татарстанда хәзерге заманча балалар бакчалары әти-әниләре эштә чакта нәниләрне калдырып тору урыны гына түгел. Аларда иң алдынгы белем бирү программалары тормышка ашырыла, нәниләрнең иҗади сәләтләре ачыла һәм үстерелә, балалар мәктәпкә тулы әзерлектә киләләр. Моның өчен мәктәпкәчә учреждениеләрдә педагогларның белемен күтәрү өстендә дә даими эшлиләр.
– Әгерҗе районы бакчаларында эшләүче 213 педагогның 114е югары белемле. Аларның һөнәри осталыкларын, белемнәрен күтәрү өстендә даими эшлибез. Махсус курслар, һөнәри осталык бәйгеләре, алдынгы бакчаларда семинарлар, мастер-класслар, төрле иҗади бәйгеләрдә катнашулар... Болар барысы да тәрбиячеләребезне һөнәри яктан үстерүгә зур ярдәм итә, – ди мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.
– Ә шәһәрдәге ата-ана өчен иң сөенечлесе, әлбәттә, өч яше тулган сабыен бакчага урнаштыру. Бу яктан Әгерҗедә бернинди проблема да юк. “Бәләкәч“ республика программасы буенча төзелгән “Бәләкәч“ бакчасы әлеге катлаулы мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итте, – дип әңгәмәгә кушыла район мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Кәлимуллина.
Әйе, бүген шәһәрдәге бакчаларда – 1463, авыллларда 409 нәни тәрбияләнә.
– Тик менә мәктәпкәчә яшьтәге балалар булмау сәбәпле, Нарат белән Иске Чекалдада бакчаларны ябарга туры килде. Ә Көчек белән Күләгәш бакчалары мәктәпләргә кушылды. Авылларда хәтта бер яшьлек нәниләрне дә бакчага алу мөмкинлегебез бар. Красный бор, Кичкетаң бакчаларында әнә шундый иң кечкенәләр дә тәрбияләнә. Шәһәрдә дә 8нче һәм 4нче бакчаларда 1,5-2 яшьлекләр төркеме булдырдык, – ди Вәсилә Сафиуллина.
Әгерҗедә 1,5-2 яшьлекләрне бакча белән тәэмин итү проблемасы бар әле. Бүген шундый 266 шәһәр баласы бакчага чират көтә.
– Гаиләне һәм балаларны яклау, киләчәк буын турында кайгырту республикабызның дәүләт сәясәте генә түгел, ул – Татарстанның фәлсәфәсе. Республикабыз җитәкчелегенең киләчәктә иң нәниләрне дә бакча белән тәэмин итү юлын табасына ышанам. Әнә, гомергә капиталь ремонт күрмәгән бакчаларны төзекләндерү программасы да эшли башлады бит. Быел Красный бор бакчасында шул программа буенча бик зур эшләр башкарылды. Киләсе елга 4нче, 9нчы балалар бакчаларын республика программасына кертү буенча эшлибез, – ди мәгариф идарәсе начальнигы.
Шәһәр-авылларыбызга ямь биреп тора торган бакчаларыбыз сабыйларның шат авазыннан гел шулай гөрләп торсын.
Рәмзия ЗАРИПОВА.
БЕЛЕШМӘ:
Татарстанда соңгы өч елда балалар бакчаларында 45,5 мең яңа урын булдырылды.
Бу күрсәткеч буенча Татарстан Россиядә беренче бишлеккә керде.