Хаҗ вакытында Согуд Гарәбстанының гражданлык оборонасы комитетының 17 мең хезмәткәре тәртип саклаячак.
Мина үзәнендә 2 мең тәртип сакчысы эшли. Исегезгә төшереп узабыз: узган ел биредә килеп чыккан фаҗига аркасында 2400 мең мөселманның гомере өзелде. Хаҗда быел шайтанга таш ату йоласына үзгәрешләр кертелә. Согуд Гарәбстаны хакимиятләре шайтанга таш ату йоласын ныклы күзәтү астына ала. Җәмәрат баганалары янындагы йоланы үтәү вакыты 12 сәгатькә киметелә.
Әлеге үзгәрешләр Әгерҗе районыннан хаҗ кылырга баручыларга да кагыла. Исегезгә төшерәбез: быел изге сәфәргә Исәнбайдан Рәзилә Хисмәтуллина, Ямурзадан Илнур Сәхипов, Хор.Ключтан Рифат Сәлимгәрәев, Кичкетаңнан Гөлзар Гатина, Кырындыдан Сәлия Сөләйманова бара. Хәерле юллар телик аларга!