Быел “Наҗар“ хуҗалыгында күп кенә уңай үзгәрешләр булган: бер сыер абзары капиталь төзекләндерелгән, бозаулар торагы үзгәртеп эшләнгән. Силос-сенаж траншеясы ремонтлангаан. Амбарга карусель рәвешендәге ашлык киптергеч сатып алынган. Терлекләргә азык тарату өчен миксер сатып алынган. Шушы һәм башка күңелле яңалыкларны үз күзләре белән күрү өчен дүшәмбе көнне район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендәге делегация “Наҗар“ ширкәтенә килде. Валерий Владимирович күргәннәрдән канәгать калды.