Хатын-кыз итәк астыннан йә кибеттә фанфуриклар сатучылар турында улы яки иренең эчүе тәкем үзәгенә үткәч кенә ышаныч телефонына ярдәм сорап шалтырата. Быел район башкарма комитетындагы ышаныч телефонына шундый 30 мөрәҗәгать кергән.
Әмма шунысы аптырашта калдыра: тикшерү вакытында, имеш, әлеге мөрәҗәгатьләрнең нибары берсе генә расланган. Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органының бүлек начальнигы Наталья Кукушкина катнашында узган киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов та:
– Бу һич тә дөреслеккә туры килми. Хатын-кыз, гадәттә, үзәгенә үткәч кенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Законсыз спиртлы эчемлек сатучылар турындагы утыз хәбәр дә дөреслеккә туры киләдер, дип саныйм. Тик аларны тикшереп, фаш итүгә генә салкын каралган , – дип уртак фикеребезне җиткерде.
– Бу мөрәҗәгатьләрдә күрсәтелгән адресларны яңадан тикшереп чыгарга һәм ныклы контрольгә алырга, – дигән күрсәтмә бирде район башлыгы Валерий Макаров та.
Ышаныч телефонына Әгерҗедән генә дә 9 мөрәҗәгать кергән. Күз алдыбызда шәһәр үзәгендә инде ничә еллар халыкны агулап, өеннән сыйфатсыз эчемлек сатучы ир-атка да бернинди җәза таба алмыйлар. Полиция вәкилләре без аны инде ничә тапкыр штрафка тарттык, түли дә сатуын дәвам итә дип акланалар. Кирәк урында законнар йомшак, күрәсең.
Шәһәр үзәгендәге шәхси кибетендә хәтта киштәгә тезеп куеп, бу шешәләрдә хатын-кызларга косметик чара дип акланып, исерекләрне агулаучы да фәкать үз кесәсен генә кайгырта. Соңгы тикшерү вакытында гына да киштәгә сигез төрле фанфурик тезеп куйган булган. Бу шешәдәге сыекчаны бер генә гүзәл затның да тән тиресенә куллану өчен сатып алмавы һәркемг мәгълүм, югыйсә. Комиссия бу көнне әлеге кибеттән 538 шешәне сатудан алды һәм лабораториягә тикшерүгә җибәрде. Әлеге фанфурикларда ГОСТ таләпләренә туры килмәүче , эчәргә яраклы булмаган продукция икәнлеге көн кебек ачык. Шулай булса да кибет хуҗасы үз хокукларын яулап йөри.
Күпләрегезгә мәгълүм булганча, соңгы елларда Сарапул спирт заводында җитештерелгән дип идән астыннан гына биш литрлы шешәләрдә спиртлы эчемлек сату киң таралды. Әмма бу һич тә Сарапулда җитештерелгән сыйфатлы продукция түгел икән.
– Күптән түгел Казанда Сарапулга биш литрлы канистрларда спиртлы эчемлек илтүчеләрне тоткарладылар. Димәк, күпләрегез арзанрак бәягә сатып алган бу продукция бөтенләй Сарапулда җитештерелми, ә сыйфатсыз идән асты продукциясе, – дигән хәбәр җиткерде һәм район халкын сак булырга өндәде Руслан Иванов.
Киңәшмә ахырында район башлыгы:
– Идән астыннан сыйфатсыз эчемлек сатучыларга каршы бөтен “мир“ белән көрәшкәндә генә халыкны агулаучыларга киртә куя алачакбыз. Бу булмастай эш димәгез. Әнә Актанышта мондый җиңүгә ирешә алганнар. Итәк астыннан сатып, ирләрегезне, ул-кызларыгызны агулаучыларны, гомерләрен кыскартучыларны бергәләп фаш иткәндә без дә җиңә алачакбыз, – диде.
БЕЛЕШМӘ.
Әгәр сез законсыз төстә спиртлы эчемлек сатучыларны беләсез икән, Дәүләт хезмәтләре порталындагы “Халык контроле“нә хәбәр итегез. Хәбәрегез тикшерү вакытында расланса, сезне 1000 сумнан 3000 сумга кадәр премия көтә.
Район башкарма комитетындагы ышаныч телефонына да сыйфатсыз эчемлек сатучылар турында шалтыратыгыз – 23870. Исемегез сер булып саклана.
Рәмзия ЗАРИПОВА.